Ни өчен кайберәүләр хыянәт итә?

Моңа кан төркеме гаепле икән! Сезнең кан төркеме нинди?

Галимнәр кайберәүләргә хыянәткә бирелүчәнлекнең кешегә тумыштан салынганын ачыклаган. Бер кан төркемендәге кешеләр җилбәзәк булса, икенчеләр гомер буе тугры булачак икән.

Нәкъ менә беренче кан төркеменә ия булучыларда галимнәр хыянәткә омтылуны ачыклаган. Хәер, бу кеше белән никах ныклы булмаячак дигән сүз түгел. Киресенчә, галимнәр раслаганча, алар гаиләдән бөтенләй китмәячәк. Бары тик вакыт-вакыт кыскача флирт, интригаларга бирелеп алачак.

Статистика буенча, икенче кан төркемендәге кешеләрнең 95 проценты диярлек бөтенләй хыянәт итми. Алар “сулга йөрү” хакында уйлап куярга мөмкин, әмма килеп туган проблемаларны хәл итү өчен шунда ук хәләлләре янына йөгерәчәкләр. Чөнки алар үзләре дә хыянәтне кичерми.

Икенче яртысына иң тугрылар дип канның өченче төркемен йөртүчеләрне атарга була. Алар башкалар хакында фантазиягә бирелеп алырга мөмкин, ләкин эш шуннан ары китмәячәк.

Галимнәр раславынча, иң җилбәзәкләр — дүртенче кан төркемендәге кешеләр. Алар башка җенестәгеләрнең игътибарын бик ярата. Бу кешеләр бик эмоциональ, тиз кабынып китүчән, чагу бер флирт та аларны хыянәткә этәрергә мөмкин икән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-05-15/ni-chen-kayber-l-r-hyyan-t-it-3258775

Бәйле