Балалар пособиеләрен ничек озайтырга?

Пособиене Дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль фондның клиентлар хезмәтендә, Күпфункцияле үзәктә озайтырга мөмкин.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында балалар пособиесен озайту өчен кайда мөрәҗәгать итәргә икәнен аңлатканнар.
Ведомствода искә төшереп үтелгәнчә, түләү 12 айга билгеләнә. Пособиене Дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль фондның клиентлар хезмәтендә, Күпфункцияле үзәктә озайтырга мөмкин.
Шулай ук Ана капиталыннан түләү дә бер елга билгеләнә. Пособиене Дәүләт Хезмәтләре порталына гариза тапшырып, шулай ук югарыда телгә алып үтелгән ысуллар белән озайтырга була.
3 яшькә кадәрге беренче балага пособие иске кагыйдәләр буенча бер елга кадәр билгеләнә. Бу очракта да пособиене Дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль фондта һәм Күпфункцияле үзәктә озайтырга мөмкин.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112498/

Бәйле