Климат үзгәрүнең коточкыч нәтиҗәләргә китерүе турында кисәтәләр

Вирджиния штаты тикшеренү университеты галимнәре Җирдәге климат үзгәрүенең коточкыч нәтиҗәләре турында кисәтәләр.

Әгәр җылыну тенденциясе дәвам итсә, бу гасыр ахырына  48% коры җир мәйданнары башка климат зонасында булачак дигән сүз. Климат үзгәрү азык-төлек үстерүдә кыенлыклар тууга сәбәпче булырга һәм куркыныч бөҗәкләрнең яңа төрләренең барлыкка килүенә китерергә мөмкин.

Мондый үзгәрешләр төбәкләрдәге кешеләрнең тормыш сыйфатына һәм исән калуына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Иң зур куркыныч янаган зоналар — Европа территорияләре һәм Төньяк Америка мәйданнары. Ләкин галимнәр глобаль җылынуга каршы чараларны көчәйтү Җирне бу фаҗигадан сакларга ярдәм итә ала дип саныйлар.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112645/

Бәйле