Татарстанда яшәүче көнче егет үзеннән ике тапкыр олырак яшьтәге сөеклесенең гомерен өзгән

Татарстанда яшәүче өч кеше бер хатын-кызны үтерүдә гаепләнә.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, җинаять узган елның апрель ае төнендә булган. 20 яшьлек егет 46 яшьлек сөеклесеннән көнләшә һәм аны үтерергә карар кыла. Ул ярдәмгә 17 яшьлек дусларын чакырган.

Хатын янына килгәч, егет аны кыйный, ә аннары дуслары белән бергә аны озак вакыт салкын сулы ваннада батырып тоталар. Вәхшиләр моның белән генә туктарга уйламыйлар. Аннары такси чакыртып,  корбаннарын аңсыз хәлдә автосервиска алып китәләр. Анда хатынны көнче егетнең бер иптәшенең машинасы багажнигына салалар һәм корбаннарын Бөгелмә елгасына илтеп ташлыйлар. Нәтиҗәдә, хатын үлә. Аның мәете икенче көнне үк табыла.

Суд егетләрне гаепле дип таба һәм аларга 16, 15 һәм 6 ел төрмә җәзасы билгели.

Социаль челтәрдәгеләр исә җинаятьчеләрне катырак җәзаларга тартуларын, шулай ук аңсыз хатын-кызны алып барганда бернәрсә дә эшләмәгән таксистны җаваплылыкка тартуларын сорыйлар.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112657/

Бәйле