Баланы телевизор басып үтергән

Әти-әнисе аны няняга калдырып киткән булган.

Уфаның Октябрь проспектында урнашкан йортта бала фаҗигагә тарыган. 2 яшьлек малай бала караучы белән фатирда булган. Аның өстенә телевизор килеп төшкән.

Әти-әнисе баланы няня йортында калдырган булган. Әлегә ул туганнарымы, яки дусларымы, әллә профессиональ рәвештә ялланган хезмәткәр булганмы — билгесез. Бала ничектер телевизорны тумбочкадан тартып төшерә алган, ул аның өстенә ауган. Малай алган җәрәхәтләрдән үлгән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-05-17/balany-televizor-basyp-terg-n-3261589

Бәйле