Диана Сәфәрованың әнисенә блогерлар 750 000 сум җыйдылар

Аянычлы һәлак булган Диана Сәфәрованың әнисенә алар шундый ярдәм күрсәткән.

Чишмә юлындагы авариядә өч баласы, пенсиядәге әти-әнисе өчен җаваплылык алган Диана һәлак булгач, күпләр бу гаиләгә ярдәм итү теләген белдерде. Диананың әтисе авыр инсульт кичергән, әнисе ире һәм мәрхүмә кызының ятимнәре өчен дә җаваплылыкны үзенә алган.

Әлбәттә, энесе Әнвәр Нургалиев та аңа ярдәм итәчәген белдерде.

Блогер Арбуллина (Светлана Гыйззәтуллина) Диананың туган йортына килеп, мәрхүмәнең әнисе белән дә күрешкән.

Блогер Диананың әнисе белән очрашуы видеосы белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә бүлешкән. «Гомеремдә беренче тапкыр видео астына нәрсә язарга белмим. Битараф булмаганнарның барысына дә рәхмәт. Дианочка моя, лети! Син мәңгегә безнең йөрәкләрдә», – дип язган ул.

«Марваровна, минем һәм Диананың подписчикларыннан балаларга 757 мең сум ярдәм. Язылучыларым, сезгә зур рәхмәт», – диде блогер, тастымалга төрелгән акча төргәген өстәлгә куеп.

«Зур рәхмәт сезгә, балаларны үстерергә инде», – диде бердәнбер баласын югалткан ана.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-05-19/blogerlardan-750-000-sum-3264384

Бәйле