«Бианай картайды. Ә мин бернәрсәне дә онытмадым…»

Кызганычка каршы, мондый хәлләр адым саен…

«Улым туганда иремә бөтенләй охшамаган иде. Ирем коңгырт күзле, кара чәчле. Ә улыбыз яшел күзле, алтын төсендәге чәчле. Бианам иремә көн саен бу баланың аларныкы түгеллеген әйтеп килде. Ә мине «йөреп табуда» гаепләде. Кешедән качып, шәһәргә барып, хәтта ДНК тесты да үттек. Шунда улымның әтисе ирем икәнлеген расладылар. Әмма бианам мине лаборатория хезмәткәрләрен сатып алуда гаепләде. Имеш, мин аларга зур күләмдә акча биргәнмен, алар кирәкле документ эшләп биргәннәр. Күпме елаганымны үзем генә беләм. Ирем исә минем яклы да кебек иде. Әмма, барыбер, әнисенә каршы сүз дәшмәде.

Иремнең сеңлесе бар. Ул, кияүгә чыгып, кыз бала тудырды. Менә ул баланы бианай үзе тудырган диярсең! Йөзе, гәүдә төзелеше, хәтта карашы да аныкы. Әлбәттә, бианайның «любимчыгы»на әверелде ул. Бәйрәмнәр саен аңа зур-зур бүләкләр алып бирде, болай да кием-салым, уенчыклар ала иде. Ә безнең улыбызны туган көне белән шалтыратып котларга оныткан чаклары да булды.

Хәзер улыбызгә 10 яшь. Үсә бара ул әтисенә охшый башлады. Чәчләре карая, әтисенеке кебек куе кашлы. Бианайга да «аларныкы» булуын кабул итми чара калмады.

Иремнең сеңлесенең ирен икенче төбәккә эшкә җибәрделәр. Анда яхшы гына вазыйфага урнашты ул. Бераздан гаиләсен дә алып китте. Бианай янына елына 1-2 тапкыр гына кайта алар. Шул рәвешле бианай «любимчигын» да сирәк күрә башлады.

Беркөн бианай, иремә шалтыратып, улыбызны җәйге каникулларга аның янына кайтаруны сорады. Ул хәзер олыгайды. Элекке кебек «зәһәрлеге» дә бетте. Минем белән дә матур итеп сөйләшә. Ирем дә баланы авылга кайтару яклы. «Әни олыгайды. Янында кеше булса, яхшырак», — ди. Ә минем аны анда җибәрәсем килми. Әле дә хәтерлим, ниндидер табында туганнар җыелган чакта ул мине иремә хыянәт итүдә гаепләде, ә иремне «мөгезле» дип атады.

Менә шулай, бианай кайтарды, хәзер инде без кирәк. Тик аягымны атлыйсым да юк. Мин килен булып төшкәндә ул нинди иде, хәзер мин шундый булачакмын», — дип язган бер хатын социаль челтәрләрдә.

Сезнең белән дә шушыңа охшаш хәлләр булдымы? Сезнеңчә, бу килен хаклымы? Языгыз, бергәләп укырбыз!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-05-19/bianay-kartaydy-min-bern-rs-ne-d-onytmadym-3264865

Бәйле