Татарстанда шторм кисәтүен 29 майга кадәр озайттылар

-- Лейла

Татарстанда урманнарның янгын куркынычы югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе 29 майга кадәр озайтылды, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәгенең матбугат хезмәте.

Ведомство хәбәр иткәнчә, 20 майдан төбәк территориясендә урманнарның янгын куркынычы югары — дүртенче класс, көнчыгыш районнарда урыннарда янгын куркынычы — бишенче класс сакланачак.

Элегрәк Курган өлкәсендә янгыннар нәтиҗәсендә Эчкен авылы янды.

ТНВ

Бәйле