Ана сөтеннән каһвә ясый башлаганнар [видео]

-- Лейла

Пермьдә бер стаканы 650 сумнан ана сөте салынган каһвә сата башлаганнар.

Эшмәкәр Максим Кобелев үзенчәлекле бизнес белән шөгыльләнә. Аның каһвәханәсенә 9 хатын-кыз ана сөте китереп торалар. Сөт өчен аларга 1000 сум бирелә. Көн саен 5 литрлап сөт җыела.

– Каһвә бәясе кыйммәт. Ана сөтеннән ясалган эчемлекне арзан сатып булмый. Ел ахырына 1000 стакан ана сөте салынган каһвә сатарга планлаштырабыз, — дип сөйли эшмәкәр.

– Ана сөте кирәклеге турындагы игъланны социаль челтәрләр аша таптым. Минем сөтем күп. Монда акча эшләү мөмкинлеге дә бар, — ди яшь әни Анастасия Анфалова.

Бәйле