Фаҗигале төстә һәлак булган Башкортстан блогеры Диана Сәфәрованың дусты, шулай ук блогер Светлана Арбуллина гаиләгә 757 мең сум акча җыеп тапшырган. Акчаларны Диананың әнисе Рәйсә Мәрвәровна кабул итеп алган.
– Акча җибәргән һәрбер язылучыма мең кат рәхмәт әйтәм! Бу акчалар балаларга булачак, аларның якты киләчәге өчен. Диананың рухы шат булсын! – дип сөйли Светлана.