Казанда Раил Садриев “Дәрвиш” белән шаккатыра, әмма кунаклар гына килми [видео]

-- Лейла

Буа театрының “Дәрвиш” моноспектаклен күргәнегез бармы әле? Казанда 8 тапкыр уйналды инде, күрергә вакыт.

Спектакль үзе XIX-XX гасырда яшәгән, Буада имам булган татар рухание Нургали Хәсәновның биографиясенә корылган. Анда бер генә актер уйный – Татарстанның Халык артисты, Буа театрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры Раил Садриев. Сәгать ярым эчендә нинди генә төс-кыяфәтләргә кереп бетмәде ул.

Спектакль Камал театрының кече залында Kazanforum 2023 “Рәсәй – Ислам дөньясы” халыкара җыены программасы кысаларында уйналды. Кунакларны шунда алып киләсе булганнар. Мәдәният министрлыгы 100 урынны шуларга дип алып куйган булган, әмма алар килеп тормады. Зал ярымбуш иде.

Килмәүләренең сәбәбе – Kazanforum ачылышын да спектакль буласы көнгә куйганнар икән. Оста оештыручылар да инде, искитмәле.

Бәйле