Казанда Раил Садриев «Дәрвиш» белән шаккатыра, әмма кунаклар гына килми [видео]

-- Лейла

Буа театрының «Дәрвиш» моноспектаклен күргәнегез бармы әле? Казанда 8 тапкыр уйналды инде, күрергә вакыт.

Спектакль үзе XIX-XX гасырда яшәгән, Буада имам булган татар рухание Нургали Хәсәновның биографиясенә корылган. Анда бер генә актер уйный — Татарстанның Халык артисты, Буа театрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры Раил Садриев. Сәгать ярым эчендә нинди генә төс-кыяфәтләргә кереп бетмәде ул.

Спектакль Камал театрының кече залында Kazanforum 2023 «Рәсәй — Ислам дөньясы» халыкара җыены программасы кысаларында уйналды. Кунакларны шунда алып киләсе булганнар. Мәдәният министрлыгы 100 урынны шуларга дип алып куйган булган, әмма алар килеп тормады. Зал ярымбуш иде.

Килмәүләренең сәбәбе – Kazanforum ачылышын да спектакль буласы көнгә куйганнар икән. Оста оештыручылар да инде, искитмәле.

Бәйле