Чәчәк кебек чагы бит югыйсә…

Башкортстанда, Салават районында гаиләләрнең берсендә фаҗига булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 15 яшьлек кыз өйдә үз-үзенә кул салган.

Туганнары аны тапканда муенында үзенчәлекле эзләр күренгән мәктәп укучысы үлгән була инде. Аның үлеменә нәрсә сәбәпче булганы әлегә билгеле түгел.

Урынга табиблар һәм хокук саклау органнары чакырылган. Кыз тәрбияләнгән гаилә уңай характерлана. Үсмер яхшы укыган.

Хокук сакчылары вакыйганың сәбәпләрен һәм хәл-шартларын ачыклый.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-05-18/ch-ch-k-kebek-chagy-bit-yugyys-3263229

Бәйле