Пригожин Бахмутның тулысынча алынуы турында хәбәр итте

«Вагнер» хосусый хәрби компаниясе подразделениеләре Донбасста Артемовск шәһәрен (шәһәрнең украинча атамасы – Бахмут) тулысынча алган. Бу хакта «Вагнер»га нигез салган Евгений Пригожин хәбәр итте. Видеомөрәҗәгатьне аның матбугат хезмәте чыгарды.

«Бүген көндезге 12дә Бахмут тулысынча алынды, «Самолет» дип атала торган күп катлы бинаның соңгы участогы», – диде Пригожин.

«Бахмутны алу операциясе — «Бахмут иттарткычы» 224 көн дәвам итте. Ул 2022 елның 8 октябрендә башланды», – диде Пригожин.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Пригожин шулай ук шәһәрне алуда бары тик «Вагнер» төркеме бүлекчәләре генә катнашканлыгын әйтте. «Без бүген Бахмутны алдык. 25еннән башлап, үз подразделениеләребезне ялга һәм яңадан әзерләнүгә чыгарачакбыз», — диде Пригожин “Вагнер”ның якын арада хәрби хәрәкәтләрдә катнашу перспективасы турында.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/prigozin-baxmutnyn-tulysynca-alynuy-turynda-xabar-itte-5871302

Бәйле