Карт йөрәк гыйшык утында янган…

Салаватта яшәүче 69 яшьлек Николай урамда бер хатын белән таныша.

Ләкин очрашу аның өчен үлем белән тәмамлана. Бу вакыйга турында Mash Batash телеграмм-каналы сөйләде.

Бервакыт Николай урамда халык арасында күргән 66 яшьлек Клара белән танышырга карар итә. Сөйләшеп китәләр, ир яңа танышын өенә кадәр озата, соңрак алар кабат очрашырга карар итә.

Ләкин икенче очрашу пенсионер гомерендә соңгысы булып чыга. Ир сөйгәненең өенә килә. Ләкин  ул, диванга утырган килеш, көтмәгәндә йөрәге тотып үлә. Табибларга үлемне расларга гына кала.

Карт йөрәк артык дулкынланган, күрәсең…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-05-20/kart-y-r-k-gyyshyk-utynda-yangan-3265919

Бәйле