Өченчегә өйләнеп, бәхетен тапкан

Алсуны Хәмдүнә апа да бик яраткан.

Борай егете, җырчы Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиева белән эшләп танылды. Ул кинәт вафат булгач, үзенә ничек авыр булын яшермәде, шул чорда 38 килограммга ябыккан да булган икән. Ә хәзер ул гаиләсе белән бәхетле. Җырчы өченчегә өйләнгән. Бу хакта ул «Шәһри Казан» хәбәрчесенә болай сөйләгән:

— Беренче хатын белән дүрт ел яшәдек. Аның белән уртак балаларыбыз булмады. Әмма аерылышуыбызның сәбәбе ул түгел. Ул хакта искә дә аласым килми. Хәмдүнә апаның да икенче иреннән аерылган чагы иде. Елашып сөйләшеп утырганыбыз истә. Шуннан соң без тагын да ныклап эшли башладык. Нәкъ шул чакта безнең турыда төрле гайбәтләр сөйләделәр. Башта күңелгә тиде, әлбәттә. Аннары исем китми башлады.

Икенче никахтан кызым туды. Исән-сау туган иде, ләкин прививка ясатканнан соң, бала сүлпәнәя башлады, сәламәтлегенә зыян килде. Табиблар төгәл диагноз куя алмады. Кулымнан килгәнчә, ярдәм иттем, кая гына алып бармадык. Табиблар үз гаебен танымады. Ул вакытта Татарстанның сәламәтлек саклау министры булып эшләгән Айрат Фәрраховка рәхмәт, аның ярдәме зур булды. 4 яшенә кадәр бергә булдык та, аннары хатын белән аерылыштык. Аның да билгеле сәбәпләре бар. Миңа эшемне аңлардай, терәк булырдай кеше кирәк иде. Кызганыч, быелның февралендә балам 11 яшендә вафат булды. Ул Курган зиратында җирләнде. Хәмдүнә апа белән икесе бергә яталар.

Хатыным Алсу бик төпле, акыллы кеше. Төп чыгышы белән Әтнә ягыннан, Казанда үскән. Беренче иреннән 23 яшьлек кызы Алия бар. Уртак улыбыз Асманга 5 яшь. Мин аны “кан патшасы” дим, ул Балалар республика клиника хастаханәсендә эшли. Хәмдүнә апага да ярдәме тиде, соңгы вакытта өенә барып кына анализ ала иде. Ул Алсуны бик ярата иде.

Тормыш дәвам итә, үз вакытында Хәмдүнә апабыз таянырдай ир-егеткә бары яхшылыклар телик.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-05-20/chencheg-yl-nep-b-heten-tapkan-3266050

Бәйле