Лилия Биктимерова: “Фәдис миңа өйләнгәненә үкенәдер…”

-- Лейла

Лилия Биктимерова Фәдис Ганиев белән ничек танышкан? Бу турыда Лилия Биктимерова бер тапшыру барышында сөйләгән.  

– 2000 елда училище тәмамлаганнан соң, эшкә урнашырга дип, филармониягә килдем. Фәдис Ганиевка аның төркемендә җырлау теләген белдердем. Ул: «Минем төркемдә җырчылар әлегә җитәрлек», – дип, мине кире какты. Укытучым Фәрзәнә ханым, Фәдис янына барып: «Лилия бит синең төркемдә генә җырлыйм дип әйтә. Ул да синең кебек калын тавышлы, синең яклардан», – дигәч кенә, мине төркемгә алдылар. Соңыннан аның белән якыннан танышып китеп, очраша башладык. 2003 елдан бергә яшибез.

ЗАГСка бару бик кызык килеп чыкты. Президент безгә фатир бирергә дип кул куйды. Ә ул вакытта безнең никахыбыз законлы рәвештә теркәлмәгән иде. Шуның өчен барысы да ашыгыч булды. Өстебездә джинса кием, Мендельсон маршы уйный һәм без ЗАГС залына көлә-көлә керәбез…

Фәдис белән 20 ел гомер итәбез. Тормыш юлдашым итеп аны сайлаганыма бер дә үкенмәдем. Ә менә ул бәлки үкенгәндер дә. Мин бит өйдәгеләргә бер дә тынгылык бирмим: кирәк икән – иртәнге алтыда уятам. Йокысы туйганмы-юкмы, сорап тормыйм. Гөлназ кызым миңа: «Әни, синең белән яшәгән ир-атка Алла ярдәм бирсен», – ди инде.

Фәдис – идеаль әти. Балалар өчен ничек үлеп тора. Аның янында үземне бик бәхетле хис итәм!

Бәйле