Фирдүс Тямаев концертына килгән хәрбиләргә «күчтәнәч» тапшырды

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның Чакмагыштагы концертына махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләр килгән булган. Җырчы аларга рәхмәтен белдерде һәм коллективы исеменнән «күчтәнәч» — 20 мең сум акча тапшырды.

«Күчтәнәчләр алып, безне искә төшерегез», — диде Фирдүс. Әлеге адымны тамашачылар да хуплады һәм көчле алкышларга күмде.

ТНВ

Бәйле