Мобилизацияләнгән хәрбиләрнең балалары җәмәгать транспортында җәй буе бушлай йөриячәк

-- Лейла

Мобилизация буенча хәрби хезмәткә алынган ир-атларның балалары җәй ахырына кадәр җәмәгать транспортында бушка йөриячәк. Моны Казан мэры Илсур Метшин раслады.

Моңа кадәр кыз-малайлар өчен җәмәгать транспортында түләүсез йөрү уку елы ахырына кадәр генә гамәлдә булачак дип билгеләнгән иде. Әлеге карарны озайтырга булганнар.

Моңа өстәп, әтиләре хәрби операциядә катнашучы балаларга җәйге лагерьләргә бушлай юллама да каралган.

«Бүген мәктәп яны һәм шәһәр читендәге лагерьларга юллама алу буенча 400 мөрәҗәгать алдык. Болар барысы да хәрби егетләребезнең балаларына кагыла. Малай-кызлар лагерьләрдә бушлай ял итеп һәм сәламәтләнеп кайтачак», — дип ассызыклаган мэр.

ТНВ

Бәйле