Казанда быел 5 пляжда су коенып булачак

-- Лейла

Су коену сезоны Казанда 1 июньдә башлана.

Быел Казанда су коену өчен 5 шәһәр пляжы эшләячәк. Алар 1 июньдә ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Алар:

⁃ «Локомотив»,

⁃ «Түбән Заречье»,

⁃ «Тирән күл»,

⁃ «Комсомольское күле»,

⁃ «Зур Аккош күле» пляжлары.

Шулай ук шәһәрлеләргә су янында 3 ял итү урыны әзерләнәчәк: «Аккош күле», «Изумрудное», шулай ук Җиңү Паркы күленең яр буенда.

1 июньнән 30 августка кадәр әлеге ял итү урыннарында көн дәвамында 3 коткаручы һәм 1 табиб кизү торачак. Һәрбер пляжлар да көймәләр, дарулар һәм бөтен кирәк-ярак белән тәэмин ителәчәк.

ТНВ

Бәйле