Яшел Үзән районында ашыгыч ярдәм машинасы «Нива» белән бәрелешкән

-- Лейла

Зыян күрүчеләр бар.

Яшел Үзән районында ашыгыч ярдәм машинасы «Нива» автомобиле белән бәрелешкән. Бу хакта һәлакәт шаһитлары «Татар-информ»га хәбәр итте.

Авария Әйшә авылының Мәктәп урамында килеп чыккан. Шаһитлар әйтүенчә, көчле бәрелешүдән ике машина да капланган. Ә «Нива» юл читенә төшеп киткән.

Җиңел автомобиль йөртүчесе һәм ашыгыч ярдәм машинасындагы ике фельдшерга медицина ярдәме кирәк булган.

ТНВ

Бәйле