Балалар утырган автобуска юлда барганда ут капкан

50 кешенең берсенә дә зыян килмәгән.

Башкортстанда 50 бала утырган автобуска ут капкан. Россия МЧС Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәренә караганда, бу хәл Уфа янында, “Метро” гипермаркеты тирәсендәрәк, Оренбург трактында килеп чыккан.

Бирегә шундук коткаручылар һәм башка ашыгыч хезмәтләр килеп җиткән. Янгынның автобус моторыннан чыгуы билгеләнгән. Балаларның барысын да куркыныч янамый торган урынга алып киткәннәр. Беркемгә дә зыян килмәгән, ут тиз арада сүндерелгән. Балаларга башка автобус җибәрелгән һәм алар шуңа күчеп утырган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/113349/

Бәйле