Сталинның күзен чокыды, дип…

Сөекле җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиевага бүген 74 яшь тулыр иде. Нибары 74…

51 ел гомерен халыкка җырлаган, репертуарында 30дан артык татар халык җыры булып, Башкортстанның һәм Татарстанның чын халык артисты булган җырчы турысын ярып әйтә торган, беркемгә тәлинкә тотмый, үз көченә генә ышанган, шул ук вакытта, гаҗәеп нечкә күңелле кеше иде.

Рухи көчлелеген Хәмдүнә апа әтисе Сәетгали агадан күчкән сыйфат дип саный иде. Тормыш сынау­ларын күп күргәнгә, әнисе дә җебегәннәрдән булмый. Әтисе ике тапкыр кулга алына. Әнисе, кечкенә баланы арбага салып, ире янына төрмәгә 12 тапкыр хәл белергә бара.

– Портретта Сталинның күзен чокыды, дип, әтине кулга алганнар. Ә ул вакытта Сталин портреты авылда түгел, районда да булмый. Бу юлы ничектер котыла.

…Сугышта яраланганнан соң, ул кире авылга кайта һәм колхозга рәис итеп билгеләнә. Күрше авылда бер хатынның балалары, ачлыктан шешенеп, үләр дәрәҗәгә җиткән булган. Әти орлыкка дигән бөртектән өлеш чыгарган. Шуны кемдер белеп алып, донос язган һәм әтине кулга алганнар. «Ату» маддәсенә кадәр җиңеп чыккан кеше ул безнең әти, – дигән Хәмдүнә апа.

– Шушындый кешеләрнең баласы бит мин, дим. Беркайчан да егылып ятарга тиеш түгелмен! Гомерем буе миңа бәйләнә алмаслык итеп яшәдем, барыбер бәйләнделәр. Язмы­шым да әтинекенә охшаган. Ялган сүздән башым чыкмады. Тормышта гайбәтчеләр кирәк, аларның бөтен шатлык­лары шул, – дигән җырчы.

…Хәмдүнә апа Уфада сәнгать училищесында укыганда әтисе вафат була. Кызганыч, кызының Советлар Союзы сәхнәләрен дер селкеткәнен күрми кала. Сагынабыз, сине, Хәмдүнә апа. Бүген бирегә үзең яраткан фотоны да куйдык. Серле генә карап тор әле шулай…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-05-24/stalinny-k-zen-chokydy-dip-3270102

Бәйле