Танылган блогер Рөстәм Нәбиев кулын сындырганнан соң янә бәлагә юлыккан

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев социаль челтәрдә кабыргасының сынуы турында хәбәр иткән.

Аның әйтүенчә, берничә көн буе аның бер яны авырткан. Моңа әһәмият бирмәгән, ә авырту көчәйгән. Түзеп тора алмаслык була башлагач кына табибка күренгән. Аңа ул начаррак хәбәр әйткән.

“Табибның сүзләре мине шок халәтендә калдырды”, – дигән Нәбиев.
Моңа кадәр ул кулын сындырган булган. Аңа гипс салганнар. Егет бу очрактан сабак алачагын әйткән. Хәзер ул, вакытлыча гына булса да, мөстәкыйль түгел.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/113403/

Бәйле