Алексеевск районыннан хәрби медик Жуков медале белән бүләкләнгән

-- Лейла

Медальне декабрьдә алса да, тормышындагы шатлыклы вакыйга белән бу көннәрдә генә бүлеште.

Алексеевск районыннан хәрби медик Евгений Зайцев дәрәҗәле бүләк — Жуков медаленә лаек булган. Аңа медаль Украинадагы хәрби операциядә солдат егетләребезгә күрсәткән ярдәме өчен бирелә. Гаиләдәге шатлыклы вакыйга хакында Евгенийның әнисе «Заря» газетасына сөйләгән.

Хәрби медикка медаль бирелү турындагы приказ узган елның ноябрендә үк чыккан була. Декабрьдә егет бүләкне алган. Башта медаль Евгенийның үзе белән булган, аннары хәрби аны, ялга кайткач, өендә калдыра. Әнисе хәбәрчеләргә улы белән соклануын, горурлануын сөйләп биргән.

«Женяның медаль алуын башта беркемгә дә әйтмәгән идек. Ул үзе мактанырга теләмәде. Анда һәрбер солдат шундый дәрәҗәгә лаек, дип әйтте. Күптән түгел кунакка олы улыбыз кайтты. Менә ул безне шушы яңалыкны якташларга да хәбәр итәргә өндәде. Бу Женяның беренче медале иде. Соңыннан аңа тагын берне — «Махсус хәрби операция катнашучысы» дигәнен дә бирделәр», — дип әйткән Елена Зайцева.

ТНВ

Бәйле