Түбән Кама блогеры Альбина Исмаева гаиләсе белән бакчада ял иткәндә күршеләрендәге йорт яна башлый. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче ут икенче йортка да каба.
– Мондыйны күргәнем юк иде әле! Күз алдында йорттан берни калмады! Җитмәсә, йорт иминиятләштерелмәгән дә булган. Биредә әби белән бабай яши иде. Аллаһка мең шөкер, өйдә булмаганнар! Шундый куркыныч булды, – ди блогер.
– Инде күптәннән бакча эшен ташларга кирәк иде… Нишлисең бит хәзер! Җәй буе әби белән шунда ята идек. Әле бит 3-4 көн генә кунарга җитештек! Кыска ялганыштан булгандыр… Әле ярый өйдә булмадык, – дип сөйли өйләре янып беткән хуҗа – Иван Дмитриевич.
Альбина бу гаиләгә ярдәм итәргә алынган. “Янгында зыян күргән әби-бабайга шәхсән үзем акча илтеп тапшырам”, дип тә ышандыра блогер.
Булышырга теләүчеләр өчен:
89172214128 номеры Сбербанкка теркәлгән
Карта номеры: 2202206282616684
Исмаев Алмаз Надирович