Tele2 Татарстанда иң күп интернет кулланучы авылларны атады

-- Лейла

Tele2 Татарстанның 42 кече торак пунктын анализлады, анда узган елда гына Tele2 мобиль элемтәсе һәм интернеты барлыкка килде. Компания 100-500 кешелек авылларда интернет-трафик куллану күләмен тикшергән. Авыл халкының телефон аша сөйләшүгә караганда күбрәк вакыт онлайн үткәрүе ачыкланган.

Интернетны иң кулланучы итеп Биектау районының Семиозерка авылы аталган. Авыл халкы аена бер абонентка 26,7 ГБ сарыф итә, тавыш чакыруларына исә аена 18 минут туры килә. Интернет-актив авыллар арасында икенче урында Тукай районының Яңа Мусабай авылы тора, биредә бер абонентка 16 ГБ трафик һәм 14 минут сөйләшүләр туры килә. Мобиль интернет куллану буенча лидерлар өчлегенә Мамадыш районының Югары Ошма авылы да кергән, анда ай саен 1658 ГБ интернет сарыф итәләр.

Кече торак пунктлар арасында интернет-актив авыллар унлыгында Алабуга районының Мальцево (1598 ГБ), Биектау районының Суксу (1459 ГБ), Мамадыш районының Шадчы (1347 ГБ), Баулы районының Ташлы (1330 ГБ), Менделеевск районының Тойгузино (1312 ГБ), Баулы районының Удмурт Ташлысы (1330 ГБ), Кукмара районының Чарли (1240 ГБ) авыллары бар.

Tele2 мәгълүматлары буенча, Татарстанның һәр абоненты ай саен уртача 10,5 ГБ мобиль интернет куллана. Димәк, Семиозерка һәм Яңа Мусабай халкы республиканың уртача статистика буенча яшәүчеләреннән дә активрак кулланучылар булып чыга.

Татарстанның кече торак пунктларында цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль программа кысаларында элемтә һәм мобиль интернет барлыкка килде. Проектны цифрлар министрлыгы һәм «Ростелеком» акционерлык җәмгыяте гамәлгә ашыра. Tele2 компетенцияләр үзәге буларак эш итә, техник карарлар әзерли һәм аларны гамәлгә ашыра. Нәтиҗәдә, төбәкнең кечкенә торак пунктларында яшәүчеләр заманча сервислардан актив файдалана, якыннары белән онлайн аралаша, дистанцион эшли һәм укый ала.

Бәйле