Татарстанда бер үсмернең аягына тимер-бетон плитә төшкән

Бөгелмәнең Верхний бистәсендә ике үсмер ташландык бакчада тимер ватыклары җыйган. Берсе плитәдән чыгып торган арматураны үзенә таба тарткан да тимер-бетон плитә аягына килеп төшкән.

Үсмернең оча сөяге сынган. Хәзер ул – Казанның балалар клиник хастаханәсендә табиблар күзәтүендә.
Шәһәр прокуратурасы бу хәлне үз контроленә алган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/113457/

Бәйле