Казан блогеры Алия мохтаҗ хатын-кызларны сөендермәкче [видео]

-- Лейла

Берничә атна элек Казанның 7нче хастаханәсендә якыннары тарафыннан ташлап кителгән Рәшит бабайга блогер Алия ярдәм итәргә алынган иде. Бабайны карап торалар, кашыклап ашаталар, мунча кертәләр. Аеруча да бу эштә шул ул йортта гомер итүче Нинель ханым алдынгы булып йөри икән.

– Мохтаҗларга ярдәм итү үзәгендә яшәүче хатын-кызларга бүләк ясыйсым килә. Алар анда күп түгел, чәчтараш, каш, тырнак ясаучылар белән килеп, әзгә генә үзләрен шатландырасы иде, — дип мөрәҗәгать итә Алия.

Әйтик, Нинель исемле ханым Пермьнән икән. Мошенниклар аны алдап, бөтен нәрсәсен урлап, паспортын алып киткәннәр. Шул рәвешле ул урамда калган. Яхшы кешеләр аңа шулай ук булышканнар. Казандагы мохтаҗларга ярдәм итү үзәге турында сөйләгәннәр.

Нинель ханым бүгенге көндә шунда. Ул бакча тота, анда күп төрле яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерә. Моннан тыш яши торган биналарны матур итеп буяп, бизәкләп тә куйган.

Бәйле