Татарстанда танылган футболчы һәм тренер вафат булган

Казанда Чаллы шәһәренең “КАМАЗ” футбол клубы элекке уенчысы һәм тренеры Владимир Григорьевич Ряузов 65нче яшендә вафат булган. Бу хакта команданың рәсми сайтында хәбәр ителгән.

Ряузов Грозный шәһәрендә туып үскән. Футболдагы карьерасын Грозныйның “Терек” һәм Махачкаланың “Динамо” клубларында башлап җибәргән. 80нче елларда Чаллының “Турбина” клубында уйнаган. 90нчы елларда – Түбән Каманың “Нефтехимик” һәм Чаллының “КамАЗавтоцентр” клубларында.

Соңгы елларда Казанда яшәгән. КФУда өлкән укытучы вазыйфасында эшләгән, вуз командасының остазы булган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/113620/

Бәйле