Тумыштан олы шеше булган Марат Юнысов: “Эчтән матур булу кирәк!”

-- Лейла

Татарстанның Сарман районы Дүсем авылында яшәүче Марат Юнысовның битендә тумыштан олы шеше бар. Үзе ул аны «икенче йөрәгем» дип атый. Марат Юнысов балачактан ук каверноз гемангиомадан интегә.

– Табиблар әлегә кадәр минем шеш турында берни әйтә алмый. Ул шештә бөтен нервлар да бар, барысын да сизәм мин. Шеш хәзерге вакытта кан сауган губканы хәтерләтә.

Машинамда йөрим мин. ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаталар да, куркып калалар. Яныма да килмиләр әле. Тизрәк җибәрәләр. Кешеләр дә куркалар, билгеле.

Мин каты һәм ачы ризыклар ашый алмыйм. Шундый вакытлар була, кайчы алып шешемне үзем кисеп атасым килә. Барып чыгар бәлки?!

Тормыш мәгънәсен һәркем үзенчә аңлый торгандыр. Ә мин исә кешеләргә ярдәм итәргә яратам. Шул миңа яшәргә көч бирә, – дип сөйли битендә олы шеше булган Марат Юнысов.

Ул күптәннән комплексларны җиңгән һәм, үзенең стандарт булмаган тышкы кыяфәтенә карамастан, тулы канлы тормыш алып бара, эшли, блог алып бара.

– Марат безнең авылыбызның энерджайзеры. Шундый гади, әйбәт. Гел булышам дип тора, актив шундый, – ди авылдашлары аның турында.

– Кешенең эчке матурлыгын, эчтәге яхшылыгын күрә белергә кирәк. Тышкы матурлык ул бернәрсә дә түгел! Әйтик, шундый матур итеп күренгән, ялтырап торган алма эчендә дә кайнап торган корт булырга мөмкин. Кешеләр белән дә нәкъ шулай, – ди Марат Юнысов.      

Бәйле