Җыры белән залны күтәргән

Әнвәр Нургалиевның Уфадагы тугызынчы концертында халык торып баскан.

…Барыбыз да кунак бу дөньяда.
Кемгә күпме язган:
Кем – соңрак, кем – алдан…
Барысы да язмышның кулында,
Барысы да Ходай кулында…

«Тамашачым, зурлаганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Балаларыбыз Сәлмән белән Сәид тә безнең белән, Аиша гына килмәде (Чишмәдә туганнан туган апалары белән калды). Малайлар традиция буенча концертыма килде, тик бу юлы – әнисез. Мең рәхмәт халкыма, безнең кайгыны уртаклашкан өчен. Дианага багышланган җырны бөтен тамашачы басып тыңлады. Без, туганнары, безнең сеңлебезне шулай яратуыгызны, хөрмәт итүегезне белмәдек тә», – дип язган Әнвәр социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Гомерләр бер генә» җырын нәкъ менә Диана хит ясады. Ул барыбызны да берләштерде», – дип язган җырчы залда төшерелгән видеосы астына.

Бүген Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның Уфадагы 10ынчы концерты була. Шуның белән аның концерт сезоны тәмамлана дип әйтергә ярый. Яңа сезонда яңа җырлар көтеп калабыз!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-05-29/yry-bel-n-zalny-k-t-rg-n-video-3277798

Бәйле