Махсус хәрби операциядә һәлак булган Айнур Измайловның әнисе: «Үлеменә күңелебез һаман ышанмый»

Көтмәгәндә генә газиз балаңны югалтудан да ачы хәсрәт юк икән. Кадерле улыбыз, гвардия лейтенанты Айнур Измайлов та Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булды. Аңа нибары 24 кенә яшь иде.

Вафатына бер ел вакыт узса да, үлеменә күңелебез һаман ышанмый… Үзе исән чагында да улыбызның дуслары, танышлары гаять күп иде. Аны барысы да үз иттеләр, яраттылар. Үлеме белән бик күпләр килешмәде, хәзер дә ул барыбыз өчен дә исәндер шикелле…

Улыбыз Кукмараның 3 нче урта мәктәбендә белем алды. Аны монда онытмыйлар. 2022 елның 8 маенда Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейкада да искә алдылар. 8 нче сыйныф укучылары җитәкчеләре белән берлектә каберенә чәчәкләр куйдылар. 1 сентябрьдә истәлек тактасы урнаштыруга багышланган тантаналы митинг оештырылды. Бу эш, Ватанга тугрылыклы булып, илебез иминлеген саклауда үзләрен аямыйча, яу кырыннан кайтмый калган батырларның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән башкарылды. Мәктәп директоры Диләрә Ганиева инициативасы белән Айнур истәлегенә музей почмагы да булдырдылар. 23 март көнне аны рәсми төстә ачу тантанасына безнең гаиләне дә чакырдылар.

Мәктәпнең ишеген ачып керүгә, улыбызның фотосы эленеп тора. Ул бар кешене сәламли кебек. Музей почмагында исә шәхси әйберләре – киемнәре, орден, медальләре, грамоталары урын алган. Монда куелган һәр әйбер бик күп нәрсә турында сөйли. Улыбызны хөрмәт итүләренә бик сөендек, хәтер кичәсенең икенче өлеше халык белән шыгрым тулы  актлар залында узды.  Мәктәп коллективының, укучыларның бик күп көч куюлары әллә каян күренеп торды. Чараны мәктәп директоры Диләрә Хәкимовна ачып җибәрде: «Безнең мәктәптә Айнур шикелле кыю йөрәкле егетләрнең белем алуы – горурлык, әмма аларның безне иртә ташлап китүләре белән һич кенә дә килешәсе килми. Аның кылган батырлыгын онытмыйча, музей почмагын киләчәктә тагын да тулыландырып, укучыларга аның турында һәрчак искәртеп торырбыз», – диде ул. Кукмара районы хәрби комиссары Альберт Гомәровның, олы улыбыз, майор, батальон командиры Ленар Измайловның, Кукмара районы ветераннарының «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы әгъзаларының сөйләгәннәрен бөтен зал тын алмыйча тыңлады. Музейны оештыруга зур өлеш керткән тарих укытучысы Марина Евгеньевна, Айнурның сыйныф җитәкчесе булган, бүген тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләүче Ләйсән Фердинантовна, улыбызны белгән һәр кеше аның тарафына бары тик җылы сүзләрен җиткерде. Кичәдә яңгыраган үтемле сүзләр, мәгънәле җырлар, шигырьләр – барысы да улыбыз рухына дога булып барып ирешсә иде…

Айнур истәлегенә районның «Барс Арена», «Зилант», «Ялкын» спорт сарайларында ярышлар үткәрелеп килә. 15 апрельдә аның истәлегенә багышлап иптәшләре уздырган мини футбол буенча I ачык турнир ныклы әзерлек белән узды.

Улыбыз кечкенәдән үк спортны үз итте. Хәрби училищеда укыган елларында Айнур Казан шәһәренең «Кадар» спорт сараенда самбо белән шөгыльләнде. Анда да аның истәлегенә даими ярышлар үткәрелеп тора. Әлеге чаралар дәвамлы булыр дигән өметтә калабыз.

Күптән түгел Айнурның абыйлары ул хезмәт иткән җирдә булып кайтты. Алар сөйләве буенча, Улан-Удэ шәһәрендә урнашкан частьта махсус хәрби операциядә һәлак булган солдат, офицерлар истәлегенә хәтер почмагы булдырылган.

Олы кайгыбызны үзләренеке итеп тойган, җылы сүзләре белән юаткан, матди һәм рухи ярдәм иткән һәр кешегә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Безнең башка төшкән ачы хәсрәт һәркемне читләтеп үтсен иде. Сугышлар тынып, илләребез имин булып, барчабызга исән-сау яшәргә язсын.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/113769/

Бәйле