Икесе үлгән, өчесе — реанимациядә

Уфада коточкыч фаҗига булган.

Өй мәҗлесендә ике уфалы наркотикларның артык дозасыннан үлә, тагын өчесе реанимациягә эләгә.

Кич белән бер хатын Россия урамындагы йортына кайта, ә бераздан ире дуслары белән кайтып керә. Ирләр шунда ук залга кереп, табын кора һәм приставка уйный башлый, ә хатын бу вакытта кухняда була.

Сәгать ярымнан соң хатын ирләрне карарга керә һәм аларны аңсыз хәлдә таба. Наркотик алып килгән агалы-энеле ике кеше шул урында вафат була.

Исән калганнар 21нче дәваханәнең реанимациясенә эләгә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-05-30/ikese-lg-n-chese-reanimatsiyad-3280609

Бәйле