«Уйнапмы, уйлапмы әйткән сүзләрең кабул булды…»

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллинаның хәтер китабына алар уелып язылган.

Кичә, сөекле җырчыбыз Хәния Фәрхинең туган көнендә, социаль челтәрләрдә аны үзе исән чагындагы кебек котлап, хатирәләре белән бүлешүчеләр бик күп булды. Бер сәхифәдә аның бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина сүзләрен язып чыкканнар:

«Юк, юк! Син китмәдең, ташламадың безне! Дөньяга, кешеләргә мөлдерәмә сөю тулы, гаҗәеп тәэсирле карашың, җан тынычлыгы сирпегән нурлы күзләрең юк, юк, мәңгегә йомылмады, йомылмады!!!

Безгә генә түгел, барлык мөселман дөньясына җитәрлек йөрәк җылыңны калдырып, мәңгелек иленә ничек китмәк кирәк?! Ничек китмәк кирәк?! Өмет-хыялларга юл ярганда, язмышка шөкрана кылып яшәгәндә, яратып-яратылып сөю утында янганда, игелек-изгелекләр кылып, дуслар, туганнар хөрмәтендә, балалар, оныклар назында коенып яшәгәндә, күкрәгең читлегеннән ургылып моңнар агылганда, ничек инде мәңгелеккә күзеңне йоммак кирәк?!

Ходайга, язмышыма мең рәхмәтлемен, дип әйтә торган иде апам. «Яшәргә көч бирүче, бу дөньяга күзләремне ачучы, иң мөһим кыйммәтләремнең берсе – җырларым… Кара урман юлыннан, тормыш сукмагына маяк кабызучы әниебез Фәния белән әтиебез Фәрхелисламга гомер буе бурычлымын», – дип биек сәхнәләрдән әйттең бит син, кадерлем. Ничәмә чакрымнар үтеп, карлы-бозлы урау юллардан, «Өзелеп сагындым!» дип кайтып керә идең. Син дә безне, без дә сине яратып туя алмадык. Аллаһка мең шөкер, күрешүләребез кыска булса да, еш кайта идең. Сабыр, фәрештәгә тиң әниебез, киң күңелле җор телле әтиебезнең барлык сыйфатларын үзеңдә туплаган, тормышның нинди генә борылмаларында да югалып калмаган олы йөрәкле апам минем! Синең безнең арада юклыгыңа йөрәгем ышанмаса да, акылым ышанырга тиештер бит?! Ничә көннәр инде телефоннан синең ягымлы тавышыңны көтәм. Ә телефоным шалтырамый.

– Мин сине сагындым.
– Юк, мин сине сагындым.
–Әйдә, апай, бизмәнгә салып үлчәп карыйк.
– Юк, апай, минем сагыну күбрәк, син үзең кайт!!!

Аһ, ул сүзләр! Мәңгегә колагымда чыңлап торыр.

Синең шаяртып та, чынлап та әйткән сүзләрең кабул булды. «Әгәр дә мин сездән мәңгелек иленә алда китсәм, Тукай янына илтерсез. Мин – халык кешесе, аңлагыз. Йөрәгем белән туган җиремдә калсам да, акылым белән мин – Казанда. Анда җирләнергә тиеш», – дип әйткән идең син. Бу – берничә еллар алда әйтелгән сүзләр. Бәлки, ул вакытта мин аны артык игътибарга алмаганмындыр. Ә чынбарлык, яшәеш безне күктән җиргә төшерә. Уйнапмы, уйлапмы әйткән сүзләрең кабул булды, бәгърем. Бөтен дөнья татарларының горурлыгы булган олуг шәхесебез Габдулла Тукай кабереннән ун адымда гына синең каберең…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-05-31/uynapmy-uylapmy-ytk-n-s-zl-re-kabul-buldy-3281636

Бәйле