Июньдә Татарстанда яшәүче картасы гамәлгә керер дип көтелә. Бу хакта Татарстанның цифрлы үсеш, дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әйткән. Пластик карта ярдәмендә җәмәгать транспортында түләргә дә, табибка язылырга да мөмкин булачак.
– Бар да тәртиптә булса, 1 июнь … яки 12 июньдә Татарстанда яшәүче картасын чыгара башлаячакбыз, – дип сөйләгән министр.
Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, картаның эскизы әзер. Татарстанда яшәүче картасын алырга теләүчеләрдән тәүге гаризалар да кабул иткәннәр инде.
Исегезгә төшерәбез: әлеге карта «Мир» түләү системасы нигезендә эшләчәк. Әлеге проектны тормышка ашыру турындагы килешүне узган ел Төньяк башкалада узган «Петербург халыкара икътисадый форумы»нда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм түләү системасы генераль директоры Владимир Комлев имзалады. Владимир Комлев республиканы мәгълүмати технологияләр өлкәсендә алга киткән төбәк дип атады.
– Без Татарстанда гамәлдә булган цифрлы продуктларны саклап калып, аларны тагын да тулыландырачакбыз. Мәсәлән, яңа карта түләүләр белән беррәттән, республикада гамәлдә булган ташламаларны да колачлаячак, – диде ул форумда.
Татарстанда яшәүче картасы нәрсәдән гыйбарәт? Айрат Хәйруллин әйтүенчә, ул гадәти банк картасыннан аермалы буларак, хуҗасы турындагы бөтен мәгълүматны саклаячак. Мәсәлән, әлеге картага паспорт, полис, СНИЛС мәгълүматларын яздырачаклар. Шуңа күрә алга таба үзең белән кәгазь документлар йөртүнең кирәге калмаячак, дип фаразлана. Карта ярдәмендә табибка язылу да җиңеләячәк, диләр. Ак халат ияләренә дә эш кими. Карта аша авыруның электрон медицина картасын ачып карап булачак. Акчалы булгач, аны җәмәгать транспортында түләү өчен файдаланырга ярый. Моннан тыш, картага хезмәт хакы, пенсия, социаль түләүләр дә килә ала. Соңгысы турында мәгълүмат та алып булачак әле. Мәсәлән, яшь әниләр балага күпме пособие тиеш һәм аны ничек алып буласын белешергә мөмкин. Карта пластик та, виртуаль да булачак дип көтелә.
Татарстан өчен бу яңалык түгел. Хәтерләсәгез, 2016 елда республиканың Яшел Үзән районында тәҗрибә рәвешендә Татарстанда яшәүче картасын гамәлгә кергән иде. Аны банк һәм социаль яклау бүлекчәләрендә бушлай рәсмиләштерделәр. Татарстан Цифрлы үсеш, дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы мәгълүматларына караганда, әлеге проект гамәлдә булган 2016–2019 елларда Яшел Үзәндә 40 меңнән артык кешегә Татарстанда яшәүче картасы бирелгән.
Фикер
Игорь Аникин, КНИТУ-КАИның Мәгълүмати куркынычсызлык системалары кафедрасы җитәкчесе:
– Техник яктан, мәгълүматны картада саклау куркынычсыз булып санала. Интернет аша аннан берни дә тартып чыгарып булмаячак. Әмма кеше факторы бар. Мондый карта хуҗалары шәхси мәгълүматны тиешенчә сакларга тиеш. Аны башкаларга бирмәскә, теге яки бу урында пин-код керткәндә, саннарны кул белән томаларга киңәш ителә.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/114030/