Байлык һәм мәхәббәт чәчәген ничек дөрес үстерергә?

Ел буе тәрбиялисең дә 10 көн буе сокланасың. Чалмабаш (пион) чәчәге турында бакчачылар шулай ди. Бу чәчәк – чыннан да, бакча бизәге. Әле матурлыгына өстәп, хуш исе дә ни тора! Чалмабашны тәрбияләү, аның төрләре һәм чәчәкне ничек кулланырга мөмкин икәнне искә төшерәбез.

Купшы булып атсын, дисәң…
Май азагы – июнь аенда бакчалар искиткеч чалмабаш чәчәгенә һәм аның хуш исенә күмелә башлый. Әйткәнебезчә, чәчәкнең гомере генә кыска. Шул аралыкта да чалмабашның купшы итеп атуын теләсәгез, кайбер кагыйдәләрне искә төшерергә кирәк булыр.
Чалмабашны май аеннан ук ашлама белән тукландыра башлыйлар. Бутоннар формалашканда һәм чәчәк атканда үсемлекне су, 7,5 г аммиак селитрасы, 10 г суперфосфат, 5 г калий тозыннан торган эремә белән тукландырырга кирәк. Чалмабаш чәчәк атып, ярты ай узганнан соң, туфракка 5 г калий тозы һәм 10 г суперфосфатлы эремә кертәләр. Минераль һәм органик ашламаларны чиратлап кертү мөмкин. Аларны коры килеш куак тирәсенә, буразналарга салалар.
Чалмабашка су сибүнең дә үз кагыйдәләре бар. Мәсәлән, җәй суык килсә, су сипмәскә дә мөмкин. Эссе икән, атна-ун көнгә бер мәртәбә сибәргә кирәк. Суны, гадәтләнгәнчә, куак төбенә сибәсездер. Чалмабашка бу туры килми. Аның тамыр­лары читтә урнашкан, шуңа да суны куак төбеннән 20 – 25 см читкәрәк сибәргә кирәк. Су сибүне кичкә калдыру да дөрес­рәк булыр.
Чалмабаш чәчәге бер урында 50 еллап үсә ала. Әмма картая барган саен, аның чәчәкләре дә кечерәя һәм сирәгәя. Шул сәбәпле чалмабашны 8 – 10 ел саен казып алып, бүлеп, күчереп утырту мөһим. Моның өчен сабаклары-яфракларын тулысынча кисеп алырга һәм, тамырларына зыян китермичә генә, казып чыгарырга кирәк. Тамырларын юып, бер көн киптерәбез. Һәр тамырда өч-дүрт бөре калырлык итеп бүлгәлибез һәм 50 см тирәнлектә утыртабыз. Чәчәкне төрле авырулардан саклап калу өчен, тамырны 30 минутка марганцовка эремәсендә тотарга кирәк. Әмма бу эшне яз-җәй башкарырга кирәкми, август аена калдырыгыз.
Чалмабаш үскән урынга игътибар бирү мөһим. Ул җылы һәм яктылык ярата. Шуңа да кояш нурлары ялындырып кына төшкән урынга аларны утыртмау хәерле. Чалмабашны җилдән дә сакларга кирәк. Чәчәк үсеп утырачак урын йорт нигезеннән һәм агачлардан ерактарак булырга тиеш. Югыйсә агач тамырлары чәчәк тамырларына зыян китерәчәк.
Чалмабашта иң еш очрый торган авыру ул – ботритис. Май аенда авыру билгеләре күренә башлый инде. Аның барлыгын черек бәбәкләрдән аңларга була, үсемлектә соры күгәрек барлыкка килә. Чалмабашның зыян күргән өлешләрен кисеп алырга һәм яндырырга кирәк. Профилактика чарасы буларак үсемлекне бакыр купоросы эремәсе белән эшкәртү мөһим. Сарымсак суы да файдалы.

Дүрт иң матур төре
«Сара Бернар». Чалмабашның бу төре бик борынгы булса да, ул әле дә бакчаларда кадерле «кунак» булып санала. Ул бик купшы чәчәк ата, төрле авыруларга чыдам.
«Генри Бокстос». Иртә чәчәк ата торган гибрид үсемлек. Сабаклары 90 сантиметрга җитә. Бу төр чалмабаш куе, кара-кызыл төстә булып чәчәк ата. Төсе өчен үз итәләр дә аны. Өстәвенә ул озын гомерле, авыруларга чыдам. Җитешсезлегенә килгәндә, исе сизелер-сизелмәс кенә, кояшның туры нурларыннан чәчәкнең төсе тиз уңа.
«Бев». Бу төр чалмабашның яфраклары эре, куе яшел төстә, ә чәчәк үзе алсу булып ата. Чәчәкнең үзәге сары, бу аны үзенчәлекле итә. Төп өстенлеге – тәрбиягә артык талымлы булмавы, хуш исе, һава торышының кискен үзгәрүенә чыдавы.
«Ред Грейс». Бу гибрид төр чалмабашны иртә чәчәк атуы, купшы чәчәкләре өчен бакчачылар аеруча үз итә. Чалмабашка хас хуш исе генә артык сизелми. Бу төр бик озак вакыт чәчәккә күмелеп утыра.

Хатын-кызлар игътибарына
Чалмабаштан май. Чәчәк таҗларын җыеп, юып киптерергә. Тирән савыт төбенә кипкән таҗларны тезеп, өстенә зәйтүн мае салырга. Май әзер булгач, аны төнгә каршы биткә сыларга, юар алдыннан чәчкә ышкырга, юынганда тәнгә сөртергә мөмкин.
Биткә маска. Чалмабаш таҗларын изеп, 1:1 исәбеннән куе каймак белән болга­тыр­га. Шушы массаны 10 минутка биткә сыларга, аннан җылы су яисә яшел чәй төнәтмәсе белән юып төшерергә кирәк.
Лосьон. Чәчәк таҗларын җыеп, салкын суда 30 минут тотарга кирәк. Шуннан соң 10 минут буе аны сүрән утта, таҗларның төсе чыкканчы кайнатасы. Кайнап чыкканнан соң сөзәбез һәм суынгач куллана башлыйбыз.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/25701/

Бәйле