Сәгатегез бәхет китерәме?

Эзотериклар ышандыруынча, сәгатьләр, көзгеләр кебек үк, тылсымлы көчкә ия.  

Шуңа өйгә сәгать сайлаганда игътибарлы булырга кирәк. Кайбер сәгатьләр өйгә акча килүен тоткарларга мөмкин. Ә кайберләре, киресенчә, байлык һәм уңыш җәлеп итәчәк. Моның өчен аларны дөрес урнаштырырга кирәк.

Иң мөһиме — өегездәге сәгать сезгә ошарга тиеш. Бу әйбергә ихтирамлы мөнәсәбәттә булыгыз. Уңышлы карьера, җитәкченең уңай мөнәсәбәтен, югары эш хакы җәлеп итәр өчен артык көчле тавышлы текәлдәми торган сәгатьне өегезнең көньяк стенасына элегез.

Өйнең көнбатыш ягына эленгән сәгать иҗади күтәрелеш китерер, илһам бирер. Сәгатьне төньякка элүчеләр мәхәббәттә бәхетле булыр. Ә көнчыгыш стенадагы сәгать гаиләнең барлык әгъзаларына сәламәтлек китерер.

Сәгать сезнең белән уңай энергетикасын бүлешсен өчен аны яратырга, сокланырга кирәк. Шуңа күрә бик ошаткан сәгать кенә сатып алыгыз.
Сәгатьне өйгә керә торган ишек янына эләргә ярамый. Бу очракта ул өйнең энергетикасын боза, өйдәгеләр үзләрен начар хис итә башлый.

Йокы, балалар бүлмәсенә дә сәгать эләргә киңәш итмиләр. Әгәр бу бүлмәдә сәгать бик кирәк икән, тавышсыз электрон сәгать алып куегыз.
Яхшы таныш булмаган кеше бүләк иткән сәгатьне өегезгә элмәгез. Ул өйгә акча энергетикасы килүне тоткарларга мөмкин. Бу сәгатьне я кире кайтарыгыз, я башка кешегә бирегез.

Ватык сәгатьне өйдә тотмагыз. Югыйсә, шәхси тормышыгыз да “туктап” калыр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-05-31/s-gategez-b-het-kiter-me-3282274

Бәйле