«Рәхмәт сиңа, элекке ирем!»

Ниләр генә күрми хатын-кыз башы…

«Беләм, бу хатым кайчан да булса элекке иремә ишетелер. Бәлки күпләр мине танып, аңа бу сүзләрне җиткерер. Минем иремә зур рәхмәт әйтәсем килә!

Ирем белән 7 ел яшәп, аерылыштык. Ниләр булганын язып торасым килми. Әмма бер көнне минем сабырлыгым бетте һәм бер кулыма кечкенә сумка тотып, икенче кулыма баламны җитәкләп, мин аннан качып киттем. Бик авыр булды, яшермим. Моннан тыш, мин үзем депрессиядә идем. Ике ел эчендә торыр урын да, эш тә табылды. Әмма мин үземне мәҗбүри рәвештә кечкенә улым өчен яшәттем. Ул булмаса, бәлки үземә кул да салган булыр идем.

Хөрмәтле, элекке ирем, рәхмәт сиңа миңа үз-үземне яратмавымны аңлатканың өчен. Әгәр дә мин үземне яратсам, шундый мөнәсәбәткә ничә ел түзәр идемме? Хәзер мин үземә матур киемнәр алырга тырышам, косметологларга йөрим.

Рәхмәт сиңа, миңа кешеләргә ышанмаска кирәклеген, ә иң мөһиме кияүгә чыгу әле ул ир артында яшәүне аңлатмавын күрсәткәнең өчен. Мин тулы гаиләдә үстем. Әтием миңа үрнәк иде. Шуңа да миңа һәр ир-егет шундый ышанычлы, көчле булып тоела иде.

Рәхмәт сиңа, минем кулымнан барысы да килгәнне күрсәткәнең өчен. Розетка ватылса да, машина тәгәрмәче тишелсә дә мин хәзер аптырап тормыйм.

Рәхмәт сиңа, минем көчле, нинди генә хәлдә дә аек акыл белән эш итәргә кирәклеген аңлатканың өчен. Әйе, ниндидер проблема килеп чыкса, мин хәзер елап тормыйм. Мин аны үзем хәл итәм.

Рәхмәт сиңа, хатын-кызның яхшы хуҗабикә һәм әни генә түгел, ә менә дигән сөяркә булуы да мөһим булуын күрсәткәнең өчен. Мин син кайтуга тәмле-тәмле ашлар әзерләп куя идем. Ә син телефоныңда шәрә хатын-кызларга текәлеп утыра идең.

Һәм, иң мөһиме, рәхмәт сиңа, ир-егетнең нинди булмаска тиешлеген күрсәткәнең өчен. Синдә булган сыйфатлар улыбызда сизелеп калса, мин аны шунда ук юк итәргә тырышам.

Син әле һаман бер хатыннан икенчесенә йөрисең, ә мин инде башка ир-егет таптым. Рәхмәт сиңа, ярый әле вакытында синең белән яшәрлек түземлек калдырмаганың өчен. Кем белә, шул көнне синнән китмәгән булсам, бәлки бу ир-егет белән очрашмаган да булыр идем. Бүген мин бик бәхетле. Мин бик нык үзгәрдем, әмма үз өстемдә эшлисе күп әле. Рәхмәт сиңа, тормышымда булганың һәм мине шушы тормышка әзерләгәнең өчен».

Менә шундый хат белән уртаклашты бер укучыбыз.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-06-01/r-hm-t-si-a-elekke-irem-3283631 

Бәйле