Җанатарлары куркуга калган. 

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей гастрольләр вакытында тавыш ярыларын дәваларга табибка барган. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итә.

– Бу көннәрдә Уфада концертлар куябыз. Концерт алдыннан фониатрга барырга булдым. Тавыш ярыларын карыйбыз, тикшерәбез. Һәр концерттан соң шул хәл, һәм бу – нормаль күренеш, – ди Элвин Грей үзе.

Ә менә җанатарлары куркуга калган. Аңа кемузардан төрле киңәш бирүчеләр күбәеп киткән. Сездә дә юкмы?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-06-02/elvin-greyny-tavyshy-betk-n-3285126

Бәйле