- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Мәктәп укучылары һәм укытучыларга йөкләнешне киметү максатыннан, балаларга өй эше бирмәскә кирәк, дигән фикер белән чыккан «Яңа кешеләр» фракциясеннән Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков.
«Улым минем депутат булуымны белүгә үк өй эшен гамәлдән чыгара торган закон кабул итүне сорады. Бүген Мәскәү ата-аналары белән очрашуда мин вакыт җитүен аңладым. Бу – дөнья күләмендәге тәҗрибә. Балалар һәм укытучыларга йөкләнешне киметү барысына да файдага гына булачак», — дигән Даванков.
Ул тиздән бу мәсьәлә хакында Мәскәүнең Мәгариф һәм фән департаменты белән фикер алышырга вәгъдә итте.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/114269/