«Бу — безнең талашмаган чак…»

Талашкан чакны күрсәгез!.. Данир Сабировның гаилә галереясендә барысы да бар.

Юмор һәр пародия остасы бу хакта видео төшергән һәм болай язган: «Хөрмәтле дуслар! Бүген сез – Сабировлар йорты каршында урнашкан күргәзмәдә. Менә беренче рәсем, бу – аларның талашмаган чаклары, бу – балаларының талашмаган чаклары. Бу рәсемгә күз салсак, болар инде – талашып дуслашкан вакытлары. Монысын хәтерләмим: талашкан вакыттамы, талашмаганда төшкән фотомы… Бусы – талашсалар да, кирәк, дип эшләнгән фото.

Монда – Миләүшә ханым, шундый образда. Раневская әйтүе буенча, павлинның койрыгы ничек кенә матур булмасын, эчендә гади тавык к…

Бусы – чын рәссам ясаган фото, бусы – яшь чаклар, Яңа ел фотосессиясе…

Иң яраткан фоторәсемем «Сабировлар Истанбулда» дип атала. Әле дә исемдә, монда бару өчен Миләүшә ханым 2 ай буе миемне корыткан иде, череткән иде. Калганнары – бүләкләр», – дип таныштыра ул гаилә фотолары белән.

Раневская өчен эләгә инде егеткә…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-06-02/bu-bezne-talashmagan-chak-3285880

Бәйле