Андрей Разин: «Юра Шатуновны үтерүчеләрнең эзенә төштеләр»

Продюсер җырчыны «үз үлеме белән үлмәгән» дип саный. Хәзер исә бу җинаятьчеләр аның артыннан да күзәтә, дип әйтә Разин.

«Әле генә Анталиядәге полициядән чыктым, анда махсус органнар миңа планлаштырылган һөҗүмне тикшерә. Һәм бу эзләр һәрвакыттагыча Юра Шатуновны һәм Сергей Кузнецовны юк иткән бандага килеп чыга. Әмма Америка, Израиль һәм Русия территориясендә элекке Интерпол хезмәткәрләре эшли, алар Юраны һәм Сергейны үтерүчеләрнең эзенә төште диярлек.

Минем килгәнне, Анталиядә, шулай ук Европада, Русиядә һәм башка илләрдә концертларым узачагын белеп, хәзер бу банда активлашты. Эзләренә төшкәнне дә аңладылар, һәм бүген бер кеше тоткарланды, ул инде күрсәтмәләр бирә. Янәсе, аңа ниндидер хезмәтләр, «Ласковый май» төркеме җитәкчесе буларак, минем 60 яшьлегемә багышланган бу концертларны өзү максатыннан, мине юкка чыгарырга заказ биргән», – дип сөйләгән Александр Разин.

«Ласковый май» төркеме җитәкчесе «Юра Шатуновны зур суммадагы акча өчен үтергәннәр» дип ышана. «Мин Төркия хакимиятенә, Европа һәм Американың махсус органнарына рәхмәтле, бу болгавырда мин зыян күрмәсен өчен алар барысын да эшли. Сумма коточкыч зур – 1 800 000 доллар. Алар шушы акчаны Юрадан талады», – диде ул.

Разин башта Шатуновның үлеменә кемне гаепле дип санаганын әйткән иде. «Моның үтерү икәне – 100 процент. Чөнки алар артистны «почмакка кыскан» иде инде. Юра сәхнәдә инфаркт халәтендә эшләде. «Ашыгыч ярдәм» чакырттык, ә ул аңын югалтып егылды. Мин ярты ел алдан ук Кудряшовка: «Сез аның башына җитәчәксез бит», – дидем. Чөнки инде яше дә бар, өстәвенә, тәмәке тарта, ковид кичерде, йөрәк авыруы – ул аның тумыштан шулай, әнисе ягыннан нәселдән килгән авыру. Үтерәчәксез, дидем. Беркем дә тыңламады, чөнки акча кирәк иде. Мин, Юра Шатуновның үлемен тикшерүләрен сорап, Русия Президентына мөрәҗәгать иттем. Эшне Генераль прокуратурага, Эчке эшләр министрлыгына җибәрүләре һәм тикшерү баруы турында җавап килде», – дип язган ул социаль челтәрдә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-06-03/andrey-razin-yura-shatunovny-ter-chel-rne-ezen-t-shtel-r-3286688

Бәйле