Татарстанда июнь аенда нинди һава торышы көтелә?

Татарстанда июньдә климат нормасыннан югарырак җылыну фаразлана. Бу хакта КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.

«Беренче җәйге айда температура климат нормасыннан 1 градуска артачак һәм 19,5 грудус тәшкил итәчәк. Явым-төшем норма чикләрендә булачак, мул яңгырлар көтәргә кирәкми «, — дип билгеләде белгеч.

Әмма республикада дым процентлылыгы төрлечә булачак: урыны белән дым запасы 10% тан артмаячак, Татарстанның башка районнарында якынча 30% тәшкил итәчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/114355/

Бәйле