Россиядә Яңа ел каникулларын кыскартырга телиләр

Россиянең өч яклы комиссиясенә (РТК) Яңа ел каникуллары дәвамлылыгын кыскарту һәм май аенда ял көннәрен арттыру турында закон проекты керде. Моның өчен Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү таләп ителә.

Закон проектын Россиянең өч яклы комиссиясе әгъзаларына 5 июньгә кадәр әзерләргә кирәк. Ә 20 июньгә кадәр профильле министрлыкларның, иҗтимагый берләшмәләрнең бәяләмәләре әзер булырга тиеш.

22 майда Дәүләт Думасы Советы утырышы протоколыннан (»Российская газета» карамагында) алынган өзектән күренгәнчә, закон проекты июльдә – язгы сессиядә каралырга тиеш.

Закон проектының авторлары: Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков (»Яңа кешеләр» фракциясе), депутатлар – Алексей Нечаев, Анна Скрозникова, Антон Ткачев һәм Георгий Арапов һәм башкалар Яңа ел каникулларын 4 көнгә кыскартырга һәм шул 4 көнне май бәйрәмнәренә кушарга тәкъдим итә. Шулай итеп, гыйнвар аенда 1-3 гыйнвар көннәре кадәр эшләми торган көннәр булырга мөмкин. Ә май аенда эшләми торган бәйрәм көннәре булып 1-5 май саналачак.

Бәхәс шунда –  гыйнвар бәйрәмнәрен кыскартырга кирәк дигән сүзләр беренче ел гына әйтелми. Кышкы салкын һава торышы аркасында кешеләр күбесенчә өйдә утырырга мәҗбүр. Ә май аенда бәрәңге утыртырга да, пикникка да, сәяхәткә дә барырга була.

Яңа ел бәйрәме уңаеннан озын ял көннәре күптән түгел генә кертелгән иде. 2013 елда Россиядә яңа ел хөрмәтенә рәсми каникуллар 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр дәвам итә. Бу турыдагы төзәтмәләр Хезмәт кодексының 112 маддәсенә 2012 елның 23 апрелендә теркәлде. Бу сигез көннең Яңа ел каникулларына 1-6 гыйнварлар һәм 8 гыйнвар керә, ә 7 гыйнварда Раштуа бәйрәме билгеләп үтелә.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-yana-el-kanikullaryn-kyskartyrga-ham-mai-bairamnaren-ozaityrga-momkinnar-5871944

Бәйле