«Күңелең тулы яра синең…»

Илсөя Бәдретдинованың үз-үзенә әйтер сүзләре күп җыелган.

«Исәнме, Илсөя!

Әгәр син бу язманы тыңларга булгансың икән, димәк, синең тормышыңның зур бер этабы башлана. Яңа танышулар, яңа табышулар, яңа ярышулар һәм яңа ялгышулар.

Быел синең зур сәхнәгә чыгуыңа 20 ел булды. Һәм, ниһаять, бүген мине ишетергә вакыт табарсыңдыр, дип ышанам. Кайчандыр син сәхнәне иң кадерле кешеләреңнән дә өстен итеп куйдың. Абау, ай кызый, яратсаң, башыңны югалтып яратасың да син, әй. Ярар инде, кызарма. Эшләсәң дә шулай син. Әллә нәрсә төсле шунда. Егылып киткәнче, чистый «бәтәрәең» утырганчы.

Ә күңелең… Ә менә күңелең тулы яра синең. Югалтуларың бигрәк күп булды шул. Әмма син барысына да сабыр гына түзә белдең, күтәрдең, сер бирмәдең. Эчтән еладың. Ә тыштан елмайдың. Ә беләсеңме, бу – синең генә язмыш түгел. Бу – артист язмышы. Кемгә кирәк синең күңелең халәтең? Ялтыравыклы күлмәк, кызыл помада… Берне тирән итеп сылап куясың да… һәм син дөнья йөзендәге иң бәхетле кеше кебек, елмаеп, сәхнәгә чыгып басасың.

Әйе, читтән караганда, синнән дә көчле, синнән дә бәхетле кеше юк кебек. Кебек! Беркем ишетмәсен, беркем күрмәсен, дип, тәрәзә төбенә менеп утырып, таңга кадәр елаганнарны без икәү генә беләбез, име. Аңлыйм мин сине. Юк, тукта, тукта, кызма әле син, ачуланма. Мин бит сине бәхетсез димәдем. Әлбәттә, бәхетле.

Менә бүген шушы залда йөзләгән язмыш утыра. Кемдер, тормыш авырлыгын онытыйм, дип килгәндер инде. Ә кемдер чынлап та, сине, синең иҗатыңны зурлап, яратып, хөрмәт итеп килгән. Ләкин, ничек кенә булмасын, аларның һәрберсе – 20 ел буена синең янәшәңнән атлаган, синең тугры тамашачың.

Син бәхетле. Ә нәрсә соң ул бәхет? Ә менә һәрбер иртә саен улың Нариманның: «Әни, кая соң инде минем носкиның берсе, ә?» – дип кычкыруы түгелмени бәхет? Ә апаңның, минәйтәм, авылдагы апаңның: «Иркәм, минем бүген тагын бер сыерым бозаулады. Син кайчан кунакка кайтасың?» – дип шалтыратуы түгелмени бәхет? Бәхет ул – синең теге кәефеңнең «хоп-хей, ла-ла-лей» вакытыңда гына түгел, синең өзгәләнеп елаган чагыңда да дусларыңның янәшәдә басып торулары.

Ә төркемең?… Һай төркемең, Илсөя. Вот дәртле күркәләр, ә! Каян җыелып беткәннәр диген. Апай, без булдырабыз, дип, ут чәчеп, күзеңә карап торалар бит, ә! Һәм, әлбәттә, «Менә бу – безнең Илсөя, ичмасам!» диюче меңләгән тамашачы. Нәрсә, елаттыммыни? Тагын катырак әйтеп ташладыммы? Әй, кит инде, җебек. Синдә генә булды инде күңел, чистый.

Илсөя, әй, әйдә, теге Ядекәрнең тәртипсез кызын «кабызмыйча» гына борылып кара әле, ә. Бәхетле булырга беркайчан соң түгел…» – дигән сүзләр белән тәмамлый хатын Илсөя Бәдретдинова.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-06-03/k-ele-tuly-yara-sine-3286487

Бәйле