Июньдә иң көчле магнит давылы кайчан көтелә?

Бу көннәрдә сәламәтлегегезгә аеруча игътибарлы булыгыз.

Җәй башында метеопатларны көчле геомагнитлы дулкыннар рәвешендә күп кенә күңелсез сюрпризлар көтә.

Белгечләр мәгълүматларына караганда, июнь аенда бик көчле геомагнитлы дулкыннар 6 тапкыр котырачак. Аның беренчесе кичә, 2 июньдә узды, җирдә 4 баллы көчле магнит давылы котырды, шуңа да метеопатларга аның тәэсире нык булды. 16 июньдә көчле геомагнитлы дулкыннар дәвам итә, магнит давылының интенсивлыгы 4 баллга кадәр җитәчәк. 18-20 июньдә геомагнитлы дулкыннар янә көчәюе фаразлана. Бу юлы 5 баллы көчле магнит давылы өч көн дәвам итәчәк. Кояш активлыгы 30 июньдә иң югары ноктасына җитәчәк, ә аннары кими барачак. Әйтеп киткән көннәр метео бәйле кешеләр өчен аеруча авыр көннәр булачак. Магнит давыллары кеше организмына тискәре йогынты ясый. Хәвефле төркемгә хроник авырулары булган һәм өлкән яшьтәге кешеләр керә. Кояш активлыгы арткан көннәрдә аларның башлары авырта һәм сәламәтлекләре белән бәйле башка проблемалар барлыкка килә, дип аңлата табиблар.

Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, магнит давылы алдыннан организм стресс кичерә, шуңа күрә ул бөтен көчен аның белән көрәшкә юнәлдерергә мәҗбүр. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккән кешеләрдә магнит давылы тәүлеклек биоритм һәм иммунитет өчен җавап бирүче гормон —  мелатонин эшләп чыгаруны баса, диләр.  Шулай ук кояштагы үзгәрешләр Җирнең электромагнит кырын алмаштыра, шуның аркасында кан куерырга мөмкин, дигән фикер дә бар.

Санап үтелгән көннәрдә күбрәк ял итәргә, йокыны туйдырырга һәм саф һавада йөрергә кирәк. Ә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә даруларны кабул итүне дәвам итәргә һәм табибларның киңәшләрен үтәргә кирәк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2023-06-03/iyund-i-k-chle-magnit-davyly-kaychan-k-tel-3286756

Бәйле