«Абынып кына егылмаска иде…»

Башкортстанның атказанган артисты, күпләрнең яраткан җырчысы, дүрт бала анасы, чибәр хатын…

Тагын ниләр өстәрсез?

Кичә җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың туган көне иде.

«Туган көнем белән мине. Шулай исән-имин генә, тыныч кына, бәхетле булып яшәргә язсын. Тормышымда булган барлык кешеләргә рәхмәт», – дип язып, фотолар куйган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Ландышны дуслары бик матур котлаган. Шул исәптән җырчы Илсөя Бәдретдинова да: «Бәхетең аягыңа уралып йөрсен, матур кыз», – дип комментарий калдырган.

Аңа җавап итеп, Ландыш: «Амин. Абынып кына егылмаска инде шулхәтле уралган бәхеттән», – дип көлгән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-06-04/abynyp-kyna-egylmaska-ide-3287461

Бәйле