Җиде яшьлек кыз, елгадан тубын алырга омтылып, батып үлгән

Красноярскта Енисей елгасында җиде яшьлек кыз батып үлгән, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгының баш идарәсендә. Бала яр буенда туп белән уйнаган һәм ниндидер мизгелдә уенчыгы суга төшеп киткән. Аны тотарга тырышып, укучы кыз су астына китә башлаган.

«Узып баручылар баланы сулыктан тартып чыгарганнар һәм ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Әмма урынга килгән табиблар кызны коткарып кала алмаган», — диелә бастырылган хәбәрдә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/114401/

Бәйле