Илназ Минвәлиев: «Олы улыбыз тугач, туганнарым аннан баш тартырга киңәш итте»

-- Лейла

«Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында кунакта Татарстанның атказанган артисты, җырчы Илназ Минвәлиев булды. Аның олы улы Алмаз — «кояшлы бала», ул ДЦП белән авырый. Егеткә хәзер 24 яшь. Ә сабый туганда, Илназ да, туганнары да аның киләчәге турында озак уйлаган икән…

«Хатыным Динара белән пешекчелеккә укыганда таныштык. 18 яшьтә идек, ул балага узды. Аның туганнары Мари якларыннан, үзе бер сүз дә татарча сөйләшми иде. Татар теле сүзлеген кулына тоттырып, әти янына, авылга кайт, дидем. Үзем бик каушадым. Динара кирәкле сүзләрне өйрәнеп, безгә кайтып төшкәч, әтигә: «бу кем икәнен белмим», — дидем. Миңа 18 бит, өйләнәсе килми. Әти Динарага карап торды да, миңа: «Улым, бу кызның ашаганда колаклары селкенә, аппетиты бик яхшы. Аны кияүгә алсаң, бәхетле булырсын», — диде. Әти-әни сүзен тыңлап, өйләндем. Динара бик акыллы хатын булып чыкты. Олы улыбыз гарип булачагын белгәч, шикләндем, туганнарым да «роддомда калдырсын», — диделәр. Алар белән ризалаштым. Ләкин Динара: «мин аны 9 ай йөрттем, таптым, беркемгә дә бирмим. Син теләсә нәрсә эшлә, ә мин баланы калдырмыйм», — диде. Аллага шөкер, Алмазга 24 яшь.  Ул вакытта белмичә акыл йөрткәнмен икән. Бик акыллы бала — хәтта гармунда да уйный белә», — дип сөйләде җырчы.

ТНВ

Бәйле